top of page

             Дәрес эшкәртмәсе.

Дәреснең   темасы : Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

                                           (4 нче сыйныф)

         Дәреснең тибы.  Белем һәм күнекмәләрне ныгыту һәм кабатлау.

1.Белем бирү максаты:   Исемнәрнең килеш  белән төрләнүен  ныгыту, төрле килеш формаларын дөрес куллану күнекмәсен булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү 

2. Фикер сәләтен үстерү максаты – Укучыларның, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

3. Тәрбияви максат -  Туган җиргә ихтирам, туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, кагыйдәләр, “Килешләр” таблицасы, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек:Татар теле.4сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек.1кисәк.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

- исемнәрнең килеш белән төрләнүен кабатлау;

- килеш сораулары, кушымчалары турындагы белемнәрне ныгыту;

- текст белән эшли белү;

- бирелгән тексттан исемнәрнең килеш кушымчаларын таба белү.

Метапредмет:

Регулятив:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып - белү:

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

- килеш кушымчаларын аера белү;                                                                                                                     

- гомумиләштерү.

Коммуникатив:

- дәрес дәвамында башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм җавабыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

      Дәрес барышы:

•        Оештыру өлеше:

                 Максат. Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ 

                 халәт тудыру.    

Укытучы: Исәнмесез! Хәерле көн!

Укучылар: Исәнмесез! Хәерле көн!

Укытучы: Хәлләрегез ничек?

Укучылар:Яхшы  рәхмәт.

Укытучы: Бик яхшы! Укучылар, бүген безне дәрестә күп эшләр көтә. Без ике төркемгә бүленеп эшләрбез. Һәрбер төркемнән бер укучы актив катнашучыны исәпкә алып барыр. Сезнең җавапларыгыз, тулы, төгәл, аңлаешлы булса,Кар бөртеге карточкасы,ә төгәллек җитмәгән очракта Су тамчысы карточкасы  бирә барырмын, дәрес ахырында белемнәрне карточкалар санына карап билгелибез.Кар бөртеге белән Тамчы  рәсемнәрен алуым да очраклы гына түгел,чөнки кар бөртеге кыш бизәге. Игътибар белән тыңлап – җавап бирсәгез, барыгыз да “4"ле һәм “5"леләр алырсыз дип ышанам.

Төркемдә эшләү кагыйдәләре: (2 нче слайд)

- Һәркем үз фикерен әйтә ала.

- Бәрәү сөйли - калганнар тыңлый.

- Һәрбер җавап төркемдә карала.

- Төркемдә уртак нәтиҗә ясала.

- Төркем вәкиле җавапны яклый, дәлилли.

•        Актуальләштерү.

Максат.   Белемнәрне искә төшерү. Белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек тудыру.

Укытучы: Укучылар,өй эшләрен эшләдегезме? Авырлыклар булмадымы ? Хәзер алдагы дәресләрдә үткәннәрне искә төшереп үтик, әле.Мин  сезгә аерым сүзләр язылган карточкалар бирәм.Сез шул сүзләрдән җөмләләр төзеп,исемнәргә нинди кушымчалар ялганганны ачыклап бирегез әле.

1Төркем. Без  Кыш бабайга хат язабыз.(3слайт)

2төркем.Без чанада,чаңгыда шуарга яратабыз.

Укучалар:1төркем:Кыш бабай сүзенә –га кушымчасы ялганган.

                  2 төркем:чана,чаңгы сүзләренә –да кушымчасы ялганган

Укытучы: Бик дөрес !Бу кушымчалар кайсы килеш кушымчалары икән  соң? Кушымчалар безгә ни өчен кирәк?

Көтелгән җавап: 1 төркем: Ю.к.

                             2төркем:У.в.к.

Кушымчалар безгә сүзләрне бер-берсенә бәйләр өчен кирәк.

Укытучы. Әйе, укучылар, исемнәр җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнеп киләләр. Мондый бәйләнеш исемнәр килеш белән төрләнгәндә барлыкка килә. Әйдәгез әле килеш кушымчаларын искә төшереп үтик.Һәр төркемнән берәр мисал белән раслап барабыз.

Баш килеш           Кем? Нәрсә?       -

Иялек килеше     Кемнең? Нәрсәнең?     -ның/-нең

Юнәлеш килеше Кемгә? Нәрсәгә? -га/-гә, -ка/-кә

Төшем килеше    Кемне? Нәрсәне?         -ны/-не

Чыгыш килеше   Кемнән? Нәрсәдән?

 Каян? Кайдан?  -дан/-дән, -тан/-тән,

-нан/-нән

Урын-вакыт килеше    Кемдә? Нәрсәдә?

Кайда? Кайчан? -да/-дә, -та/-тә

Укытучы. Укучылар, кушымчаларга карагыз, әле, ни өчен алар шулай күп икән?

Көтелгән җавап:  Калын һәм нечкә кушымчалар бар. Сүз калын булса – калын кушымча, нечкә булса – нечкә кушымча ялгана.

Укытучы:Дөрес,ә хәзер китапларыбызның 59нчы битендәге 3күнегүгә күз салыйк. Сорауларга җавап бирәбез,җавпларыбызны дәлилләргә дә онытмыйбыз.

Балалар кайда су коеналар? Елга....

Балалар кая баралар? Елга....

Алар кайда җиләк җыялар? Урман...

Малайлар кайда балык тоталар? Күл...

Укучы:Елгада(У.в.к)

             Елгага(Ю.к)

             Урманда(У.в.к)

             Күлдә(У.в.к)

 

Укытучы,Әйе бик дөрес,килеш белән төрләнгән исемнәрнең җөмләдә кулланылышын 4нче күнегүне күчереп язганда да күрербез.

Күнегүне эшләгәндә чиста,пөхтә языгыз.

Урманда дару үләннәре үсә.Күлдә балыклар йөзә.Һавада кошлар оча.Елгада балалар су коена.

Укучылар килеш кушымчаларының үзенчәлеге калынлыкта ,нечкәлектә ярашу белән генә чикләнми.Ә хәзер тактага карыйк әле.

Марат 4нче сыйныфта укый.

Ул мәктәпгә бик теләп йөри.

Математиканы  бик ярата.(слайт№ )

Укучылар  бирелгән тестта нинди хата бар?

Укучы:Мәктәп сүзенә  -гә кушымчасы ялганган.

Укытучы :Ә дөреслектә ничек булырга тиеш?

Укучы.Мәктәпкә.

Укучы:Сүз сузык авазга, яңгырау тартыкка бетсә,янгырау тартыктан башланган кушымча ялгана.Мәсьәлән  Бакча-га,Дәфтәр-дә.

Саңгырау тартыкка бетсә сангырау тартык аваздан башланган кушымча ялгана. Мәсьәлән: Мәктәп-кә.Китап-та

Укытучы:Бик дөрес, рәхмәт.укучылар. . Бу үзенчәлек Ю.к.Т.к.,У.в.к хас.

Укучылар без барыбыз да Яңа елны көтәбез,э Яна елның төп кунагы кем соң? Ул безгә каян килә?Шул турыда фикерләрегезне тактага карап әйтегез әле.

                        Урманнан

Кыш бабай      Себердән                килә.

                         Мәскәүдән

Сезнең фикерләрегез төрле.Укучылар Урман сүзенә  игъибар итегез әле.Без монда нинди кушымчаны күрәбез? Кайсы очракларда –нан –нән кушымчасы ялгана икән?

Укучы:Әгәр сүз М Н Ң тартыкларына тәмамланса сүзләргә Т.к.,-нан-нән  кушымчалары ялгана

Укытучы:Афэрин укчылар булдырдыгыз.Ә хәзер белемнәребезне ныгыту максатыннан алдагы күнегүне эшләргә керешик.

          IV.   Беренчел ныгыту.

          Максат. Уку мәсьәләсен чишү. Куелган мәсьәлә аерым, гади уку биремнәренә

          бүлгәләп башкарыла.

          Язма эш. 1 нче төркем әни,  2 нче төркем - китап сүзен килешләр белән төрләндерә. Һәр төркемнән бер укучы тактада эшли.

Б.к.      әни                        китап

И.к.     әнинең                  китапның

Ю.к.    әнигә                    китапка

Т.к.     әнине                    китапны

Ч.к.     әнидән                  китаптан

 У.в.к. әнидә                    китапта

Һәр төркем әни - китап сүзләрен төрле килешләрдә кулланып, телдән җөмләләр төзи (һәр дөрес, төгәл җөмлә өчен бер карточка бирелә).

         V.  Төркемнәрдә иҗади эш.

         Максат. Биремнең үстерешле булуы. Уйланырга вакыт бирелә. Җавапларны  тыңлау, нәтиҗә ясау. Башкарылган эшкә бәя бирү.

           1) . Төркемнәргә сүзләр  бирелә. Артык сүзне табырга кирәк. (Сүзләрне укы, русчага тәрҗемә ит, исемнәрнең  килешләрен билгелә). (        ).

  1 нче төркем:Табигатьтә,урманга,агачларда,кошларны,барабыз,

2 нче төркем:

Кыш бабайга,яна елда, бизибез кардан,бүләкләрне,чыршыга.        

VI. Эшчәнлеккә рефлексия.

          Максат. Белемнәрне формалаштыру, үзбәя, үзконтроль. Бәя кую  уку мәсьәләсен

          кисәкләргә бүлеп өйрәнүдән җыелган билгеләргә нигезләнә.

 Укытучы: Хәзер инде  “Артык сүзне тап.”уенындагы сүзләргә карап бүгенге дәреснең темасын әйтеп карыйк.

Көтелгән җавап: Исемнәрнең килеш белән төрләнүен кабатлау

Укытучы: Нинди йомгак ясыйбыз?

  (Нәтиҗә ясау.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә без нәрсәләр эшләдек?

Көтелгән җавап: Килешләрнең исемнәре һәм сорауларын кабатладык, кушымчаларын билгеләргә өйрәндек, исемнәрне килеш белән төрләндердек.

Укытучы: Сезгә аеруча нәрсә ошады?

Тырышып эшләдекме?

Сезгә бу белемнәр киләчәктә кирәк булырмы?

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Билгеләр кую.

Укучылар, тырышлык бушка китми, ул үзенең нәтиҗәләрен бирә. Җавапларыгыз да, китергән мисалларыгыз да дөрес. Бүген барыгыз да бик яхшы эшләде. Афәрин! Хәзер инде карточкаларны саныйбыз. Кемнеке күбрәк? Үзегезгә нинди билге куясыз?

Билге кую өчен критерий:

"5" - биремнәр төгәл үтәлде, җаваплар аңлаешлы булды;

"4" - бер-ике сорауда хата булды;

"3" - биремнәр төгәл үтәлмәде, хаталар күп булды.

VII.   Өй эшен бирү. 59нчы бит,7күнегү.Үрнәк буенча Татарстаныбызның табигате турында  5 җөмлә язып килергә.

 

Укытучы: Дәрестә актив катнашуыгыз өчен рәхмәт. Сау булыгыз!

Нәтиҗә:

         Бу дәрестә укучылар исемнәрнең килеш белән төрләнүен, татар телендә алты килеш, аларның сораулары һәм кушымчаларын кабатладылар, килеш кушымчалары җөмләдә сүзләрне бәйләү өчен кулланылуына тагын бер кат төшенделәр.

Татар теленнән тестлар

 ( 4 сыйныф)

 

 

«Табигатьне саклыйбыз» темасы.

( рус төркемнәре өчен)

1 вариант

А1.В каком слове ударение падает на второй слог.

1) урман        2) табигать           3) кош         4) урманның

 

А2.Выбери слово с мягкими гласными.

1) дала      2) җәнлек           3) табигать        4) болыт

 

А3.Выбери правильное окончание.

Без- табигать.... хуҗалары.

1) – нең      2) -ның     3) -тә     4) -не

 

А4 Найди правильный перевод к слову:янгын

1)  лес        2) пожар           3) природа         4) родник

 

А5. Продолжи предложение.

Җәен дә,кышын да....

1) урманга йөрергә яратабыз      

2) дүртенче сыйныф укучысы

3) урманда җиләк җыябыз       

4) файдалы үләннәр җыябыз

 

А6.Найдите правильный перевод.

Табигатьне саклагыз.

1)  лекарственные растения      

2)  родной город         

3)  берегите природу       

4)  берегите лес

 

А7. В каком падеже допущена ошибка?

Б.к         гөмбә

И.к.        гөмбәнең

Ю.к        гөмбәне

Т.к.         гөмбәне

Ч.к.        гөмбәдән

 У.-в.к    гөмбәдә

1)  Т.к    

2)  И.к.

3)  Ч.к.      

4)  Ю.к.

 

А8.Найди правильно построенное предложение

1) Табигатьне зыян китермәгез.

2) Зыян китермәгез табигатькә.

3) Табигатькә зыян китермәгез.

4) Китермәгез зыян табигатьне.

 

 

А9.Выберите нужное слово.

Укытучы безгә Татарстанның Кызыл китабы турында ..... .

1) карады

2) ашады

3) барды

4) сөйләде

 

А10.В какой последовательности нужно расположить предложения, чтобы получился относительно законченный текст?

1) Ул чирәмдә керпе баласын күрде.

2) Ул аңарга сөт бирде.

3) Айдар керпе баласын өенә алып кайтты.

4) Җәен Айдар урманга барды.

 

1) 1,2,3,4         2) 2,3,1,4           3) 1,2,4,3         4) 4,1,3,2

 

2 нче вариант

А1.В каком слове ударение падает на второй слог.

1 табигать                  2) үлән          3) болыт        4) баш

 

А2.Выбери слово с мягкими гласными.

1) китап      2)чәчәк           3) елга            4) яфрак

 

А3.Выбери правильное окончание.

Без- табигать....  яратабыз.

1) – нең      2) -ның     3) -тә     4) -не

 

А4 Найди правильный перевод к слову: агач

1)  дерево        2) растение           3) город         4) воздух

 

А5. Продолжи предложение.

Без җәй көне урманда....         .

1) урманга йөрергә яратабыз      

2) дүртенче сыйныф укучысы

3)  җиләк җыябыз.       

4)  суларны пычратмагыз.

 

А6.Найдите правильный перевод.

Чәчәкләрне өзмәгез.

1)  Лекарственные растения.      

2)  Не рвите цветы.      

3)  Берегите природу.       

4)  Не ломайте деревья.

 

А7. В каком падеже допущена ошибка?

Б.к          үлән

И.к         үләннең

Ю.к        үләнгә

Т.к.         үләнне

Ч.к.         үләндән

 У.-в.к     үләндә

 

1)  Т.к    

2)  И.к.

3)  Ч.к.      

4)  Ю.к.

 

 

А8.Найди правильно построенное предложение

1)  Урманга төрле кошлар яши.

2)  Урманда яши төрле кошлар.

3)  Урманда төрле кошлар яши.

4)  Кошлар урмага яши.

 

 

А9.Выберите нужное слово.

Әбием җәен файдалы үләннәр  ..... .

1) бара

2) җыя

3) куя

4) яза

 

А10.В какой последовательности нужно расположить предложения, чтобы получился относительно законченный текст?

 

1) Алар аны агачка элеп куйдылар.

2)  Менә анда кызылтүш тә килде.

3) Айдар белән Марат кошларга җимлек ясадылар.

4)  Марат  җимлеккә көнбагыш салды.

 

1) 3,1,4,2         2) 2,3,1,4           3) 1,2,4,3         4) 4,1,3,2

 

 

 

 

 

 

Җаваплар түбәндәге таблицага языла.

Ф.И._________________________________________________________________________

 

 

А1

А2

А3

А4

А5

А6

А7

А8

А9

А10

1

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

3

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

4

Кагыйдәләр җыентыгы!

Авазлар һәм хәрефләр

 

Сүзләр авазлардан төзелә.

Авазларны әйтәбез һәм ишетәбез.

Язуда авазлар хәрефләр белән белдерелә.

Хәрефне язабыз һәм күрәбез.

 

Авазлар 2 төркемгә бүленә:

  1. сузык авазлар;

  2. тартык авазлар.

 

   Татар телендә 9 сузык аваз бар:

[ а ], [ ә], [ е(э) ], [ и ], [ о ], [ ө ], [ у ], [ ү ], [ ы ].

 

Калын сузыклар: [ а ], [ у ], [ о  ],

[ ы ].

Нечкә сузыклар:  [ ә  ], [ ү ], [ ө ],

[ е(э) ], [ и ].

   Парлы сузыклар: [ а-ә ], [ы-е(э)],

 [ о-ө ], [ у-ү ].

 [ и ] авазының калын пары юк.                         

 

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

 

[п], [къ], [к] саңгырау тартыкларына беткән сүзләргә сузык аваз ялганса, ул авазлар [б], [гъ], [г] яңгырау тартык-ларына әйләнә:[мәктәп] -[мәктәбэбэз], [көрәк] -[көрәгэ],

 [ къашыкъ] – [къашыгъы]                                     

 

Ө хәрефе

Ө хәрефе сүзнең беренче иҗегендә генә языла.

Сүзнең беренче иҗегендә [ ө ] авазы

килгәндә, икенче иҗектәге [ э ] авазы

«ө»ләштереп әйтелә.

Языла – төрле, әйтелә - [төрлө]

 

Э, е хәрефләре

 

Сүз башында э хәрефе, башка урыннарда е хәрефе языла: эшче,

кеше.

 

Татар сүзләрендә э, е хәрефләре кыскарак әйтелә торган [э] авазын белдерәләр.[эшчэ],[кэшэ].

Рус сүзләрендә сузыбрак әйтелә торган [э] авазын белдерә.[этаж], [эстафэта].

 

Исеңдә тот! Маэмай,тәэсир, тәэмин.

Иҗек

Сүзләр иҗекләргә сузыкларга карап бүленә.Сүздә ничә сузык аваз булса, шулкадәр иҗек була.

 

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчерү

 

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга иҗекләп күчерелә: на-ратлык, нарат-лык.

Сүзләрне бер юлдан икенче юлга күчергәндә бер генә хәрефне бүлеп

калдырырга ярамый.

ъ, ь хәрефләре үзләреннән алда килгән хәрефтән аерып күчерелми: Мәрь-ям, вәгъ-дә.

 

Тартык авазлар

 

 

Тартык авазлар 2 төркемгә бүленә:

 

 

Яңгырау тартыклар

[б], [в], [w], [г], [гъ], [д], [ж], [җ], [з], [й], [л], [м], [н], [ң], [р].

Саңгырау тартыклар

[п], [ф], [к], [къ], [т], [ш], [с], [ч], [х], [һ], [ц], [щ].

 

 

   Яңгырау тартыклар яңгырап та-выш һәм шау белән әйтелә.

   Саңгырау тартыклар шаудан гына тора.

Парлы һәм парсыз тартыклар

 

Парлы тартыклар

Парсыз тартыклар

б – п

в [w] –ф

г – к

[гъ] –[къ]

д – т

ж – ш

җ – ч

з - с

й, л, м, н, ң, р, х, һ, ц,

 

В хәрефе

В хәрефе татар телендә 2 авазга ия булып йөри.

Татар һәм гарәп сүзләрендә в хәрефе

[w] авазын белдерә: [аwыл], [wәсимә].

Рус теленнән кергән сүзләрдә в хәрефе рус телендәгечә әйтелә: завод, вагон.

 

 

Й хәрефе

 

Й хәрефе сүзләрнең башында, уртасында һәм ахырында килә:

йомры, йөз, бабай.

Йо, йө кушылмалары сүз башында гына языла: йомран, йомгак, йөрү.

 

 

 

 

К хәрефе

 

К хәрефе язуда 2 авазга билге булып йөри.Калын сүзләрдә ул каты укыла:

къа[р], [къаз].

Нечкә сүзләрдә к йомшак укыла

 

Г хәрефе

 

Г хәрефе язуда 2 авазга билге булып йөри.

   -Калын сүзләрдә ул калын, каты

[гъ] авазын белдерә: [сугъан], [къолгъа].

Нечкә сүзләрдә г хәрефе йомшак [г] авазын белдерә: [гөл], [тигэз].

   -Гарәп теленнән кергән кайбер сүзләрдә г хәрефе каты итеп, калын укыла: [гъәдэл], [гъәдәт].

    -Кайбер нечкә сүзләрдә, г хәрефен калын уку өчен, иҗек ахырында ъ хәрефе языла: вәгъдә, мәгънә.

    -Рус теленнән кергән сүзләрдә г хәрефе рус телендәгечә укыла: [газ], [гараж].

 

 

 

 

Е хәрефе

Е хәрефе сүз һәм иҗек башында [йы], [йэ] аваз кушылмаларын белдерә. Калын сүзләрдә ул калын укыла: [йыл], [йылгъа].

Нечкә сүзләрдә нечкә укыла:[бийэк], [йэгэт].

 

Я хәрефе

Я хәрефе  [йа], [йә] аваз кушылма-ларына билге булып йөри. Калын сүзләрдә ул калын укыла: [йазу], [йакъа].

Нечкә сүзләрдә нечкә укыла: [йәшел],

[йәрдәм].

 

                       Ю хәрефе

Ю хәрефе йу, йү аваз кушылма-ларын белдерә. Калын сүзләрдә ю калын укыла: [йулдаш], [йуан].

Нечкә сүзләрдә ю нечкә укыла: [йүкә], [йүэш].

Ь хәрефе

1) Сүзләрнең нечкә әйтелешен белдерү өчен, сүз ахырында ь хәрефе языла (ямь, яшь ).

2) Иҗекнең нечкә укылышын белдерү өчен, ь хәрефе языла (ятьмә, ямьле ).

3) Гарәп теленнән кергән сүзләрдә нечкәлек билгесе иҗекнең нечкә әйтелешен күрсәтү өчен языла: сәгать, табигать, шагыйрь.

3) Нечкә иҗек ахырындагы ь хәрефе,

я, ю, е хәрефләре алдыннан килгәндә,

тартыкларны аерып укуны белдерә:

дөнья, берьюлы.

 

Ъ хәрефе

1) Нечкә иҗекләрдәге к, г хәрефләрен калын, каты итеп уку өчен, язуда иҗек

ахырына ъ хәрефе куела: мәгълүм, игълан.

2) ъ хәрефе, калын иҗектән соң

я, ю, е хәрефләре алдыннан кил-гәндә,тартыкларны аерып укырга кирәклекне күрсәтә: аръяк, кулъяулык

 

 

Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләр.

 

Без үзебезнең уй-фикерләребезне җөмләләр ярдәмендә белдерәбез. Җөмләләр сүзләрдән төзелә. Сүзләр авазлардан төзелә.

  

Сүзнең төп мәгънәсен аңлата торган һәм башка мәгънәле кисәкләргә бү-ленми торган кисәге тамыр дип атала

( эш, эшче, эшчән).

 

Бер тамырдан ясалган һәм яңа мәгънә белдерә торган сүзләр тамырдаш сүзләр дип атала (бел, белгеч, белем).

 

Кушымча

 

Тамырга ялганып килә торган кисәк

кушымча дип атала.

Сүзнең әйтелүенә карап кушымчалар 2 төрле булалар: калын һәм нечкә әйтелешле (тал+лык, җил+ле).

Кушымчалар 2 төркемгә бүленә:

  1. сүз ясагыч кушымчалар (көч+ле, юл+даш, бел+геч);

  2. бәйләгеч кушымчалар (урман+да, ил+гә, урман+ның).

 

Сүз ясагыч кушымчалар:

 

-чы/-че               -лы/-ле

-лык/-лек          -сыз/-сез

-таш/-тәш          -кы/-ке

-даш/-дәш          -гы/-ге

-кыч/-кеч          -ла/-лә

-гыч/-геч

 

Сүзләрнең мәгънәләре

 

Сүзләр төрле мәгънәләргә ия:

- предметларны, кешеләрне, хайваннарны

белдерүче сүзләр (өстәл, агач, бала, укучы,ат, песи, куян);

- предметның билгесен белдерүче сүзләр

(ал, сары, озын, коры, суык, җылы);

  • эшне белдерә торган сүзләр (укый,яза, тегә, пешерә,юа, кисә).

 

Исемне белдерә торган сүзләр:

 

  • кешеләрне белдерә торган сүзләр (әби, укучы, әни);

  • хайван исемнәре (ат, арыслан, фил, аю, болан);

  • кош исемнәре (сандугач, карга);

  • яшелчә исемнәре (кишер, кыяр);

  • җиләк-җимеш исемнәре (алма, чия);

  • үсемлек исемнәре (агач, каен, чәчәк);

  •  табигать күренешләренең исемнәре (кыш, буран, җил).

 

 

 

 

Сүзләрнең

мәгънәләр

 

Билгене белдерә торган сүзләр-

 

сыйфат дип атала һәм нинди? кайсы?

сорауларына җавап була.

Нинди? соравына җавап бирә торган сүзләр предметларның төрле билге-ләрен белдерәләр:

төсне: кызыл, яшел;

тәмне: баллы, ачы;

форманы: түгәрәк, шакмаклы;

характерны: усал, ягымлы;

вакытны: җәйге, кичәге;

табигать күренешләренең билгеләрен: җилле, яңгырлы.

 

Билге белдерә торган сүзләр сөйләмне матурлыйлар.

Эшне белдерә торган сүзләр

 

Нишли? нишләде? нишләгән? нишләр? Сорауларына җавап була торган сүзләр эшне, хәрәкәтне 1әм хәлне белдерәләр.

Эшне, хәрәкәтне 1әм хәлне белдерә торган сүзләр фигыль дип атала.

Эшне белдерә торган фигыльләр: тегә, яза, пешерә...

Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләр:

оча, сикерә, бара...

Хәлне белдерә торган фигыльләр: йоклый, уйлый, арыган...

 

Баш хәрефтән языла торган сүзләр

 

Кеше исемнәре һәм фамилияләр һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Ил, дәүләт, шәһәр, авыл, тау, елга, күл исемнәре һәрвакыт баш хәрефтән языла.

Хайван кушаматлары һәрвакыт баш хәрефтән языла.

 

Әкият, мәсәлләрдә җәнлек һәм кошлар кешеләр кебек сөйләшәләр.Шуңа күрә алар да җөмлә эчендә баш хәрефтән башлап языл

 

Исем: кем? нәрсә?

 

 

Фигыль: нишли? нишләде? нишләр? нишләячәк?

                                              

Сыйфат: нинди? кайс

 

Җөмлә -

тәмамланган уйны белдерә.

  Сөйләм җөмләләрдән тора. Җөмлә сүзләрдән төзелә. Иң кечкенә җөмлә бер сүздән тора: Яз. Җылы.

Сөйләгәндә дә, укыганда да һәрбер җөмләдән соң тук-талыш ясала.

       

 

Җөмлә төрләре

 

Тыныч тавыш белән әйтел-гән җөмлә ахырына нокта (.) куела. (Мөнир урманнан кич кенә кайтты.)

 

Сорауны эченә алган җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела. (-Кая бардың, Мөнир?)

 

Көчле тойгыны, өндәүне бел-дергән җөмлә ахырына өндәү билгесе (!) куела. Андый җөмлә күтәренке тавыш бе-лән әйтелә. (- Их, урман ямьле дә соң, әни!)

Ия һәм хәбә

 

Җөмләдә сүзләр бәйләнеше

 

 

Нәрсә ул сүзлек?

 

Һәр телнең үз сүзлеге була. Татар теленең төп сүзлеген аның үз сүзләре тәшкил итә. Башка телләрдән кергән сүзләрне алынма сүзләр дип атыйлар ( рус, гарәп, фарсы теленнән кергән сүзләр).

   Аңлатмалы сүзлекләрдә сүзләрнең мәгънәләре аңлатыла.

   Орфографик сүзлекләрдә сүзләрнең дөрес язылышы күрсәтелә.

   Ике телле сүзлекләрдә сүзнең кайсы телгә ничек тәрҗемә ителүе бирелә.

 

 

Бер мәгънәле һәм күп мәгънәле сүзләр.

 

Кайбер сүзләр бер мәгънә белдерә: балык, балан, кыш, көз һ.б.

Кайбер сүзләр күп мәгънә белдерә:

  1. Башым авырта (әгъза).

  2. Бу малайда баш бар (акыл).

  3. Тау башына салынгандыр безнең авыл (тау өстенә).

  4. Хикәянең башын укы (исемен).

  5. Баш хәреф (зур хәреф)

 

Синонимнар.

 

Охшаш мәгънәле сүзләр синонимнар дип атала.

Мәсәлән: эссе, кызу, кайнар, җылы.

 

Антонимнар.

 

Капма- каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала. Мәсәлән: эшчән – ялкау, язгы – көзге, нур – хур, аз – күп, ак – кара, озын – кыска.

Антонимнар капма-каршы күренешләрне, уңай һәм тискәре якларны чагыштырып сурәтләү өчен кулланыла.

 

                               Омонимнар.

 

Бертөрле әйтелә һәм языла торган, әмма мәгънә-ләре башка булган сүзләрне омонимнар диләр.

Мәсәлән: 1) Мин өчпочмак сыздым.

                 2) Әни  өчпочмак пешерде.

 

 

 

 

                                   

Сүз.

Телнең сүзлек байлыгы.

 

 

 

 

Уртаклык исемнәр

Бер төрдән булган предметлар бик күп.

Аларның барысы өчен дә бирелгән исем уртаклык исем була: үлән, сүз, агач, елга, тау, таш, кош һ.б.

Уртаклык исемнәр җөмлә эчендә юл хәрефе белән языла: Татарстанда елгалар һәм күлләр күп.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Исемнәрнең берлек һәм күплек санда килүе.

 Исемнәр берлектә һәм күплектә киләләр.

    Берлек сандагы исем бер генә предметны белдерә: кеше, китап, чишмә.

  Күплек санда килгәндә, исем бер төр предметларның күп булуын белдерә: кешеләр, китаплар, чишмәләр.

   Күплек санда исемнәргә күплек кушымчалары ялгана: бала + лар,

 чәчәк + ләр, урам + нар.

   

    Борын авазларына [м],[н],[ң] беткән исемнәргә күплектә калын әйтелештә

-нар, нечкә әйтелештә -нәр кушым-чалары ялгана: адым-нар, шәм-нәр; болан-нар, челән-нәр; моң-нар, тиң-нәр.

 

   Сан белән килгәндә, исемгә күплек кушымчасы ялганмый: ике кыз, биш алма, ун дәфтәр.

 

 

 

Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

 

I зат      Мин язам.           Без язабыз.

II зат     Син язасың.       Сез язасыз.

III зат    Ул яза.                Алар язалар.

 

 

Фигыльнең барлыкта, юклыкта килүе.

 

Фигыль эшнең булмавын, үтәлмәвен белдерә: алды – алмады, килгән – килмәгән, барыр – бармас. Моны фигыльнең юклыкта килүе диләр.

Юклыкта килгән фигыльләргә нишләми? нишләмәгән? нишләмәде? нишләмәс? нишләмәячәк? сораулары куела.

 

Юклык кушымчалары фигыльнең төп кисәгенә - тамыр нигезенә ялгана: бир + мә + де, бир + мә + гән + нәр.

 

 

 

 

Исемнәрнең килеш белән төрләнүе.

    Исемнәр җөмләдә башка сүзләр белән бәйләнеп киләләр. Мондый бәйләнешне исемнең килеш белән төрләнүе дип атыйлар. Татар телендә 6 килеш бар:

 

Килешләр

Килешләрнең сораулары

1.

2.

3.

4.

5.

 

6.

Баш килеш

Иялек килеше

Юнәлеш килеше

Төшем килеше

Чыгыш килеше

 

Урын-вакыт килеше

Кем? Нәрсә?

Кемнең? Нәрсәнең?

Кемгә? Нәрсәгә? Кая?

Кемне? Нәрсәне?

Кемнән? Нәрсәдән? Кайдан?

Кемдә? Нәрсәдә? Кайда?

     Кая? Кайдан? Кайда? сораулары урынны белдергән исемнәргә генә куела.

    Сузык авазларга һәм яңгырау тартыкларга беткән исемнәргә юнәлеш килешендә -га, -гә, чыгыш килешендә -дан, -дән, урын-вакыт килешендә -да, -дә кушымчалары ялгана.

    Саңгырау тартыкларга беткән исемнәргә юнәлеш килешендә -ка, -кә, чыгыш килешендә -тан, -тән, урын-вакыт килешендә -та, -тә кушымчалары ялгана.

     Борын авазларына [м],[н],[ң] беткән исемнәргә чыгыш килешендә -нан, -нән кушымчалары ялгана.

Хикәя фигыль

Эш, хәл, хәрәкәтнең булу-булмавын хикәяли, хәбәр итә торган фигыль хикәя фигыль дип атала. Хикәя фигыль нишли? нишләде? нишләгән? нишләячәк? сорауларына җавап була. Хикәя фигыль зат, сан, заман белән төрләнә:

Х.з.   1 зат  Мин сөйлим.      Без сөйлибез.

Үт.з. 1 зат  Мин сөйләдем.   Без сөйләдек.

К.з.   1 зат  Мин сөйләрмен. Без сөйләрбез.

 

Фигыльнең заман белән төрләнүе

Фигыль 3 заманда килә: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.

 

Үткән заман хикәя фигыль.

Үткән заманда килгән хикәя фигыль эшнең сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда, элек булганлыгын белдерә.

Сораулары: нишләде? нишләгән?

                                 Барлык төре.

1 зат. Мин яздым.                  Без яздык.

2 зат. Син яздың.                   Сез яздыгыз.

3 зат. Ул язды.                        Алар яздылар.

                                     Юклык төре.

1 зат. Мин язмадым.              Без язмадык.

2 зат. Син язмадың.               Сез язмадыгыз.

3 зат. Ул язмады.                   Алар язмадылар.

Хәзерге  заман хикәя фигыль.

Хәзерге заманда фигыль эшнең сөйләү вакытында эшләнүен белдерә.

Соравы: нишли?

                                 Барлык төре.

1 зат. Мин язам.                     Без язабыз.

2 зат. Син язасың.                  Сез язасыз.

3 зат. Ул яза.                           Алар язалар.

                                     Юклык төре.

1 зат. Мин язмыйм.               Без язмыйбыз.

2 зат. Син язмыйсың.            Сез язмыйсыз.

3 зат. Ул язмый.                     Алар язмыйлар.

 

Киләчәк  заман хикәя фигыль.

Киләчәк заманда фигыль эшнең киләчәктә булачагын яисә булмаячагынбелдерә.

Сораулары: нишләр? нишләячәк?

Барлык төре.

1 зат. Мин язармын.              Без язарбыз.

2 зат. Син язарсың.                Сез язарсыз.

3 зат. Ул язар.                         Алар язарлар.

                                     Юклык төре.

1 зат. Мин язмам.                  Без язмабыз.

2 зат. Син язмассың.             Сез язмассыз.

3 зат. Ул язмас.                      Алар язмаслар.

 

 

 

 

 

Алвавит

 

А Ә Б  В   Г Д   Е   Ё  Ж  Җ  З   И     Й         К

А  ә бэ вэ гэ дэ йы йо жэ җэ зэ  и  кыска и ка

 

Л    М  Н  Ң  О  Ө  П   Р  С   Т  У  Ү  Ф

эль эм эн эң  о   ө   пэ эр эс   тэ  у  ү  эф

 

Х    Һ   Ц   Ч   Ш   Щ   ъ         Ы   ь      Э   Ю   Я

Ха  һэ  цэ  чэ  ша  ща калынлык   ы    нечкәлек  э    йу  йа

                                                                       һәм аеру                һәм аеру

                                                                       билгесе                   билгесе

 

                 

 

Кушма сүзләр

 

Кушма сүз ике тамыр кушыып ясала һәм бер күренешнең исемен белдерә. Шуңа күрә ул һәрвакыт кушылып языла: алъяпкыч ( ал + япкыч), ашъяулык ( аш + яулык), аксакал ( ак + сакал).

 

Парлы сүзләр

 

Парлы сүзләр ике тамырдан торалар, бер мәгънә белдерәләр һәм сызыкча аша язылалар.

Ясалу төрләре:

  •  бер үк тамырны кабатлап (кызып-кызып);

  •  аваз охшашлыкларына нигезләнеп (бала-чага);

  •  синоним сүзләрне файдаланып (бәрелә-сугыла);

  •  антоним сүзләрне файдаланып (көн-төн).

 

Тезмә сүзләр

 

       Тезмә сүзләр ике яки берничә сүз тезелеп ясалалар һәм бер мәгънә белдерәләр: йокы бүлмәсе, җир җиләге, нечкәлек билгесе.

Тезмә сүзләр бер сорауга җавап бирәләр, һәр сүз аерым языла.

bottom of page